Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан профсоюзлары Лисичанск халкына ярдәм тапшырды
Бу көннәрдә «Бердәм Россия»нең 38 нче гуманитар колоннасын җыю дәвам итә. Шәһәр администрациясе үтенече буенча Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе аппараты хезмәткәрләре генератор һәм балалар өчен подгузниклар сатып алганнар. Бүген бу йөкне Лисичанскига җибәрү өчен тапшырдылар, дип хәбәр иттеләр партиянең рәсми сайтында.
Гуманитар ярдәм тапшыру тантанасында «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты. Якын арада йөкне адресатларга «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында гуманитар конвой составында китерәчәкләр.
Татарстан профсоюзлары ярдәменнән тыш, партия активистлары Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләргә төзелеш материаллары һәм инструментлар, эчә торган су, җиһазлар, генераторлар, сезонлы яшелчәләр, көнкүреш химиясе, балалар ризыгы, подгузниклар һәм китаплар китерергә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз