news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгы вазифасына ике кеше дәгъва итә

Татарстан профсоюзлары федерациясе җитәкчесен 18 декабрьдә сайлаячаклар.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгын сайлауларда ике кеше катнашачак. Әлеге карарны Россия бәйсез профсоюзлары федерациясе башкарма комитеты кабул иткән, дип яза “Солидарность” үзәк профсоюз газетасы.

Татарстан профсоюзлары федерациясе җитәкчесе вазифасына республика сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева һәм Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгы вазифасын башкаручы Татьяна Васильева дәгъва итә.

Татарстан профсоюзлары федерациясе җитәкчесен 18 декабрьдә профсоюзлар берләшмәсенең чираттан тыш конференциясендә сайлыйлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot