news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы судка китерделәр

Татьяна Водопьянова зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылуда шикләнелә.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы Казанның Яңа Савин районы судына китерделәр.

Водопьянованың тоткарлануы турында агентлыкка кичә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылуда шикләнелә.

Хокук саклау органнарына “Бәкер” шифаханәсенең баш табибы Марат Ибраһимов мөрәҗәгать итте. Ул Водопьянова, аңа эштән азат итү белән янап, учреждение исеменнән аның тормышын иминиятләштерергә мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә Профсоюзлар федерациясе рәисе бер елдан иминият премиясе сыйфатында 430 мең сум акча алган.

Март ахырында Водопьянованың йортында тентү үткәрелгән. Шуннан соң рәис хастаханәгә эләккән һәм Мәскәүгә дәваланырга киткән.

Бу вакытта аның 40 ел бергә яшәгән тормыш иптәше йөрәк өянәгеннән вафат булган. Ул хастаханәдә биргән әңгәмәсендә үзенә карата гаепләүләрнең нигезсез будуы, ә шифаханәнең баш табибы гаризасы үз мошенниклык гамәлләрен яшерү максатыннан яла ягу дип сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100