news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан профсоюзлар федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова тоткарланган

Водопьянова зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылуда шикләнелә.

Татарстан профсоюзлар федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова тоткарланган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан профсоюзлар Федерациясе башлыгы Татьяна Водопьянова токарланган. Водопьянова зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылуда шикләнелә.Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлегендә Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе 63 яшьлек Татьяна Водопьяновага карата җинять эшен тикшерү дәвам итә, - диелгән хәбәрдә. - Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 204 маддәсе 7нче бүлеге “б”, “г” пунктларында каралган (зур күләмдәге коммерцияле сатлык кылу) җинаятьтә шикләнелә.

"Татар-информ" Водопьянованың хастаханәдә дәвалануын хәбәр иткән иде. Бүген шикләнелүче Россия Федерациясе Җинаять кодексының 91 маддәсе нигезендә тоткарланган. Якын арада тикшерү аны сак астына алу чарасы билгеләү турында сорап, судка мәрәҗәгать итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100