Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңде
13 ел үткәрелгән конкурста барлыгы 40 меңнән артык кеше катнашкан
(Чаллы, 18 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин, Гөлүзә Василова). Дәүләт Думасында "Минем илем - Минем Россиям" ("Моя страна – моя Россия") бөтенроссия конкурсы призерларын бүләкләделәр. Конкурс Россия территорияләрен социаль-икътисади үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендәге проектлар һәм яшь авторлар проектлары тәкъдим ителә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Татарстаннан ике проект конкурста җиңгән. Шулай итеп, "Илкүләм технологик инициативалар өчен яңа педагогика практикасы", "Минем һөнәр", "Минем ачык университетлар" берләштерелгән номинацияләрендә Чаллыдан "Комлы шәһәрчек" проекты 2 урынны алды, аның авторы - Кама сәнгать һәм дизайн институты студенты Данил Сафиев.
Моннан тыш, "Транспорт. Илем юллары буенча" номинациясендә Казан энергетика университеты студенты Дамир Абдуллинның проекты икенче урынны алды.
13 ел үткәрелгән конкурста 40 меңнән артык кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз