news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары үзләре исеменнән ялган хатлар тарату турында кисәтә

Алдакчылар электрон почта аша, булмаган бурычны түләп бетерүне таләп итеп, хатлар җибәрә башлаган.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Татарстан приставлары гражданнарны Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе исеменнән ялган хатлар таратулары турында кисәтә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Мошенниклар электрон почта аша булмаган бурычны түләп бетерү таләбе белән хатлар җибәрә. Шулай ук хатка билгесез счетлар күрсәтелгән файл яки вируслы кушымта беркетәләр.

Суд приставлары хезмәте бурыч турындагы мәгълүмат хатларын электрон почта аша җибәрмәве турында искәртә. Физик һәм юридик затларның бурычлары турындагы барлык мәгълүмат Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында (http://fssprus.ru/) һәм аның территориаль органнары сайтында “Банк данных исполнительных производств” бүлегендә генә урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100