news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан приставлары суд биналарына 574 тыелган предмет алып керүне туктаткан

Приставлар әйләнә-тирәгә куркыныч тудыра торган 498 предметны ачыклаган һәм тартып алган.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 2017 елның беренче яртысында суд приставлары Татарстанда суд биналарына 574 тыелган предмет алып керү очрагын туктаткан, дип хәбәр итә республика буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе матбугат хезмәте.

Тыелган предметлар арасында: 49 данә сугыш кирәк-ярагы, 19 данә газ һәм травматик корал, 11 электршок җайланмасы кебек әйберләр дә булган. Приставлар әйләнә-тирәгә куркыныч тудыра торган 498 предметны – ашханә һәм склад пычагы, пәке, шөреп боргыч, кайчы һәм башка предметларны ачыклаган һәм тартып алган.

Шулай ук суд приставлары 2017 елның җиде аенда эчке эшләр органнарына булышлык күрсәтеп, сорау алу, тикшерү органнарыннан һәм судтан качып йөргән 84 затны тоткарлаган. Приставлар судка барудан баш тарткан 4327 кешене алып килгән, аларның 54е – башка төбәкләрдән.

Суд приставларына мәҗбүри рәвештә 5577 граждан китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot