Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан приставлары салым буенча миллиард сум чамасы бурычны түләткән
Бүгенгә 2243 бурычлы кешегә Россиядән читкә чыгу тыелган.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан приставлары салым буенча миллиард сум чамасы бурычны түләткән. Бу турыда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Быел суд приставлары салым буенча 998 млн сум бурычны түләткән, бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 46 миллионга күбрәк.
Бүгенгә салым буенча бурычлары булган 2243 кешегә Россиядән читкә чыгу тыелган.
Татарстан приставлары гражданнарга, чит илгә чыгар алдыннан, банкта бурычлары булу-булмавын ведомство сайтында тикшерергә киңәш итә.
На правах рекламы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз