news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары ришвәтчелек турында аноним шалтыратулар кабул итә

Федераль суд приставлары хезмәте хәбәр ителгән мәгълүматны кичекмәстән караячак, мөрәҗәгать итүчеләргә конфиденциальлек гарантияләнә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан приставлары тәүлек буена ришвәткә кагылышлы җинаятьләр турында шалтыратулар кабул итә. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

«Ришвәткә кагылышлы җинаятьләр, вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану һәм арттыру фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы, хезмәткәрләр тарафыннан дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында 8 (843) 292 98 60 номеры аша ышаныч телефонына хәбәр итеп була», – диде Хәлимова.

Ул кергән мәгълүмат кичекмәстән каралачагын, ә барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конфиденциальлек гарантияләнгәнлеген әйтте.

Шулай ук әлеге номердан ришвәтчелеккә каршы тору белән бәйле булмаган юнәлешләр буенча мәгълүмат бирелмәвенә игътибар итәргә кирәк.

«Әлеге линия хезмәткәрләрнең хокуксыз гамәлләрен кисәтү һәм физик һәм юридик затларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итү максаты белән эшли», – дип сөйләде Лилия Хәлимова.

Моннан тыш, гражданнар гаризаларны, шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне язма рәвештә җибәрә яки аларны Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм район суд приставлары бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итүдә җиткерә ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100