news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары Новосибирск кешесенә машинасын кире кайтаруда ярдәм иткән

Кроссовер хуҗасы машинасын дустына вакытлыча биреп торган, ә ул автомобильне Түбән Кама кешесенә сатып җибәргән.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Новосибирск шәһәрендә яшәүче кеше законсыз сатылган “Лексус” машинасын кире кайтарганнары өчен, Татарстан приставларына рәхмәт әйтеп хат язган. Бу турыда Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Россия Федерациясе баш суд приставына хатта ир-ат Түбән Кама районы буенча 1нче суд приставлары бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтеп язган.

“Мин мондый оперативлыкка гаҗәпләндем, автомобильне алуларына бер көн дә үтмәде. Биредә мине җылы каршы алдылар. Каршы алган кебек яхшы озаттылар да, юл күрсәттеләр, шәһәрдән чыгарга булыштылар. Новосибирскига барганда шалтыратып хәлне белеп тордылар”, – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

“Татар-информ” Новосибирскида яшәүченең “Лексус” машинасын дустына биреп торуы турында хәбәр иткән иде. Дусты автомобильне законсыз рәвештә Түбән Кама кешесенә саткан. Машина хуҗасы килешү турында белгәч, судка мөрәҗәгать итә.

Нәтиҗәдә, Түбән Кама приставлары машинаның кайда булуын ачыклаган, законсыз сатылган машинаны алган һәм хуҗасына тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100