Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан приставлары коррупция мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ача
Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе 2 декабрьдән коррупцион хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ача. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына идарәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кайнар элемтәгә 8-843-514-92-54 телефоны буенча 9.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Теләгән һәркем әзерләнә торган, инде кылынган яки кылына торган коррупцион җинаятьләр, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр низагы, хезмәткәрләрнең дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәвенә бәйле фактлар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз