news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары Карелиядә 21 сугышчы җәсәде калдыкларын тапкан

Суд приставлары бер атна “Хәтер вахтасы-2018” Бөтенроссия акциясендә казу эшләрендә булган.

(Казань, 13 августа, «Татар-информ»). Татарстан приставлары Карелиядә 21 сугышчы җәсәде калдыкларын тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең массакүләм-матбугат чаралары буенча баш эксперт белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

“Хәтер вахтасы-2018” гә Адыгей, Карелия, Калмыкия, Марий Эл, Татарстан, Чувашия, Тверь, Мурманск һәм Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненецк автоном округы һәм башка төбәкләрдән катнашучы суд приставлары җыелган. Бер атна дәвамында алар җир астыннан Бөек Ватан сугышында ятып калган сугышчылар җәсәде калдыкларын табып алган. Татарстан төркемен Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе суд приставы, стажлы эзтабар Юлия Грачева җитәкләгән. “Без солдат җәсәдләрен археологик алым белән бик сак күтәрәбез, җирне сөякләре белән алабыз”, - дип сөйли Юлия.

Бер атна ныклы эш барышында 56 кызылармияче җәсәде калдыгы табылган. 21нче сугышчыны татарстанлылар тапкан. Һәлак булган сугышчыларны 9 августта җирләгәннәр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100