news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән

“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). “Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы приставлары 7 миллион сум бурыч түләткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Бурычлары кайтаруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен акция республикада 27 август көнне башланды. Чара 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә приставлар алимент буенча бурычлары булганнардан 7 миллион 770 мең сум акча җыеп алганнар.

Моннан тыш, ике атна эчендә приставлар 880нән артык бурычлы кеше белән очрашкан. Бурычын түләмәүчеләрнең 620 мең сумлык милегенә арест салган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100