news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары бурычлары 850 меңнән арткан алимент түләмәүчеләрне тоткан

Минзәлә районы һәм Чаллы приставлары алимент түләүдә бурычлары булган кешеләрне эзләү буенча рейдка чыккан.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан приставлары бурычлары 850 меңнән арткан алимент түләмәүче дүрт кешене тоткан. Бу хакта массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләүче баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Минзәлә районы һәм Чаллы приставлары алимент түләүдә бурычлары булган кешеләрне эзләү буенча рейдка чыккан.

Алимент түләүдән качкан кешеләрнең берсен Чаллыда, икенчесен Түбән Камада тапканнар. Аларның балаларын тәрбияләүгә бирелергә тиешле 80 меңнән артык бурычы бар.

Минзәлә районында приставлар тагын ике бурычлы кешене тота алган. Аларның берсе мунчага кереп качарга тырышса да, бу шөгыле уңышсыз булган. Аларның алимент түләүдәге бурычлары 300 һәм 400 мең сумнан артып киткән.

Соңгы икесен “Балаларны яки эшкә яраклы булмаган ата-аналарын карауга акча түләмәү” маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартканнар.

Хокук бозучыларны 50 һәм 70 сәгатьлек мәҗбүри эшкә озатканнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100