news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары бер көндә бурычлылардан йөз мең сум акча түләттергән

Бурычлы кешеләрне ачыклау ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә алып барыла.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Бер көн эчендә административ штрафлар түләттерү бүлегенең суд приставлары, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнардан йөз мең сум күләмендә штраф түләттергән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының федераль суд приставлары хезмәтенең матбугат бүлеге.

22 яшьлек ир-атның, мәсәлән, барлыгы 70 мең сумны тәшкил иткән 110 штрафы җыелган. Суд приставлары аның өендә булып, җыелган бурычын өч көн эчендә түләмәгән очракта, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәге турында кисәтү ясый. Икенче көнне егет бурычларын  түләгән. 

Шул ук көнне, тагын ике бурычлы, штрафларын түләгән. Әйтик, "КИА" машинасына арест салганнан соң, хуҗа ханым бер сәгать эчендә 30 мең сум акча табып, җыелып килгән 40 штрафын түләгән. Шундый ук хәл "Чери" хуҗасы белән дә була, ул ЮХИДИнең 23 беркетмәсе буенча 18 мең сум штраф түләгән.

Суд приставлары кабат кисәтш: бурычларын түләмәгән кешеләрнең машиналарына арест салына һәм алына. Бурычлылар автомобиль белән идарә итү хокукыннан азат ителәләр һәм аларга мәҗбүри хәзмәт яки аларга карата 15 көнгә административ кулга алу җәзасы кулланыла.

Бурычлыларны ачыклау чарасы ЮХИДИ белән берлектә даими алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100