Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан приставлары әҗәте 1,1 млн сум тәшкил иткән ир-атның машинасын конфискацияләгән
Татарстан приставлары бурычы 1,1 миллион сумнан артып киткән ир-атның «ВАЗ-2107» автомобилен конфискацияләгән.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кагыйдә бозучыны ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында тотканнар. Инспекторларның игътибарын «ВАЗ-2107» автомобиле җәлеп иткән. Машина йөртүченең 1,1 миллион сумнан артык бурычы булуы ачыкланган. Шуның 945 меңе – вакытында түләнмәгән кредит өчен, 50 меңе – штрафлар, 88 меңе - башкару җыемы. Машина йөртүче бурычын түли алмаганга, автомобильне штрафстоянкага озатканнар. Алга таба автомобильне бурычларны түләү хисабына сатып җибәрергә мөмкиннәр.
792 мең сум күләмендә бурычы җыелган Chery Arrizo 8 автомобиле хуҗасының машинасын да шул рәвешле конфискацияләгәннәр.
Өченче бурычы зат - Renault Logan автомобиленең хуҗасы – 391 мең сум күләмендәге бурычын урында түләгән. Шуңа да карамастан, акча суд приставлары счетына килгәннән соң гына аның машинасына салынган арест тулысынча гамәлдән чыгарылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз