Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президентының Теләченең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашуы көтелә
Бүген район 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Теләче муниципаль районына эш сәфәре кыла. Республика башлыгы районның 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашачак.
Юбилейга дип районда махсус берничә объект өлгерткәннәр. Рөстәм Миңнехановның Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбенә баруы ниятләнә. 15 урынга исәпләнгән мәктәп 2015 елның июлендә төзелә башлаган, 2016 елның ноябрендә анда эшләр тәмамланган. Балалар бары тик татар телендә укытылачак.
Президент Үзәк авылында 200 урынлык яңа мәдәният йортын да караячак. Биредә бер түбә астында авыл клубы һәм авыл китапханәсе эшләячәк. Быел июль аенда төзелә башлаган бу учреждение бүген тантаналы төстә ишекләрен ачачак һәм кунакларны кабул итә. Тамашалар залы азхәрәкәтчән төркем кешеләре өчен дә урыннар белән җиһазланган.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, "Теләче" сәнәгать паркында да булачак. Соңыннан район мәдәният йортында Теләченең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашачак, анда дәүләт бүләкләрен тапшыру ниятләнә.
Теләче районына 1935 елда нигез салына. ТАССР Югары Советы президиумы карары белән ул 1959 елда ликвидацияләнә, ә аның территориясе Саба районына бирелә. 1991 елның 28 ноябрендә республиканың Югары Советы Теләче районын яңадан торгыза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз