news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Казанда шәхси фотокүргәзмәсен ачты

Эдуард Хәйруллин фотолары ресторан эчендә генә түгел, урамда да урнаштырылган.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин Казанда үзенең шәхси күргәзмәсен ачты. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Күргәзмә атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Эдуард Хәйруллин төшергән фотолар белән «Энотека S» шәраб ресторанында (Кече Кызыл урамы, 6) танышырга мөмкин.

Фотолар бина эчендә генә түгел, урамда да урнаштырылган.

Күргәзмә белән танышкан кунаклар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Эдуард, Сезнең фотоларыгыз искиткеч!», «Шундый күргәзмә оештырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Бик кызыклы һәм гадәти булмаган эшләр! Уңышлар сезгә!!!», «Күргәзмә бик кызыклы, вакыты булган һәркемгә аның белән танышырга киңәш итәм», - дип язган алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100