news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президентының махсус призына иран фильмы лаек булды

Татарстан Президенты призының суммасы 500 мең сумны тәшкил итә.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестиваленең традицион призы булган Татарстан Президентының махсус премиясенә быел Ираннан "Фәридәне табарга" фильмы лаек булды. Казан кинофестивале ябылу тантанасы Эрмитаж залында бара.

Казан кинофестивале ябылу тантанасында кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева рәсми котлады. Ул Казансаммит белән бергә уздырылу Казан кинофестивале өчен зур PR компания булуын ассызыклады.

Татарстан Президенты призының суммасы 500 мең сумны тәшкил итә.

Тантананы Эльвира Ибраһимова белән киноактер Андрей Мерзликин алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot