Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Моңа кадәр ТР Президенты Аппаратында әлеге идарәне Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде, сентябрьдә ул «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы итеп билгеләнде.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дарвин теориясе» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының идарәче партнеры Ленар Фәйзетдиновны Президентның Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе итеп билгеләде.
«Фәйзетдинов Ленар Фәнил улын Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе итеп билгеләргә», - диелә Рөстәм Миңнеханов имзалаган указда.
Ленар Фәйзетдинов КФУның журналистика факультетын тәмамлаган, 2009 елда «Дарвин теориясе» гаммәви коммуникацияләр агентлыгына нигез салучыларның берсе булган.
Моңа кадәр ТР Президенты Аппаратында әлеге идарә башлыгы вазифасын Айдар Сәлимгәрәев башкарды. Сәлимгәрәев 2019 елның сентябрендә республиканың «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз