news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президентының хезмәт хакы 81 мең сумга кадәр кимеде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының айлык эш хакын киметте, ә министрлар һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларыныкын арттырды.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларын башкаручы затларның хезмәт хакы күләме турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ Татарстан Президенты сайтында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасы министрының айлык хезмәт хакын 39 000 сум күләмендә билгеләргә», - диелә документта.

2017 елның октябрендә ул индексацияләнеп, 23 749 сум тәшкил иткән.

Указ нигезендә, Татарстан Президентының айлык хезмәт хакы 4 756 сумга кимегән. Хәзер Рөстәм Миңнехановның айлык эш хакы 81 мең 276 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең хезмәт хакы – 78,78 мең; Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Хисап палатасы рәисенеке – 73,79 мең; Татарстан Премьер-министры урынбасарыныкы — 68,76 мең; министрныкы – 76,44 мең; Татарстан Дәүләт Советы депутатының эш хакы 58,89 мең сумга тигез.

Указ быелның 17 апреленнән үз көченә керә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot