news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын трансляцияләү 10да башланачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәк.

 (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген 10 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.

Республика лидеры мөрәҗәгатенең онлайн-трансляциясен Татарстанның теле һәм радиоканаллары алып барачак, шулай ук аны "Татар-информ" сайтында карап булачак.

Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип көтелә. Алар арасында - ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президент Аппараты һәм Хөкүмәт вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, хөкем чыгару хакимияте, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ.б.

Көн уртасында Дәүләт Советы бинасында республика парламентының 21нче утырышы үтәчәк. Анда 28 мәсьәлә каралачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100