news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре төгәлләнде

Бүген IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсенең икенче көне булды.

Татарстан Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре төгәлләнде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсенең икенче көне. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре дәвам итте. Төшкә кадәр ул бизнес һәм ил хакимияте вәкилләре белән очрашты. Төштән соң Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Әмире киңәшчесе шәйх Солтан бән Хәлиф Әль Нахайян белән очрашуы булды. Аннан Татарстан Президенты IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсе белән танышуын дәвам итеп, NavDEХ 2017 хәрби-диңгез флоты экспозициясенә игътибар бирде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Әмире киңәшчесе шәйх Солтан бән Хәлиф Әль Нахайян белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисади бәйләнешләрне җәелдерүдә аеруча җәлеп итүче партнер булуын билгеләп үтте: «Зирәк акыл белән җитәкчелек итү бәрабәренә бүген Сезнең ил – көчле һәм тотрыклы икътисад белән чәчәк атучы дәүләт. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре белән безнең илләрнең хезмәттәшлеген төрле тармакларда үстерүдә барлык көч куела. Татарстан үз ягыннан әлеге процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер».

Татарстан Президенты әңгәмә барышында республиканың заманча икътисади һәм инвестиция потенциалы турында сөйләде һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле даирәләренең «KAZANSUMMIT» халыкара икътисади саммитының даими катнашучылары булуын билгеләп үтте.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Солтан бән Хәлиф Әль Нахайянны үзенә җайлы вакытта Татарстанга чакырды.

Аннан Татарстан делегациясе күргәзмә мәйданына әйләнеп кайтты һәм NavDEХ 2017 хәрби-диңгез флоты экспозициясенә юнәлде. Рөстәм Миңнеханов хәрби судноларны карады. Аннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров программасы буенча эшне дәвам итү өчен Бәхрәйн Корольлегенә юнәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100