news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президентының авиакомплекс буенча яңа ярдәмчесе барлыкка килде

Әлеге вазифаны бүгенгә кадәр ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры булган Равил Зарипов биләде

 (Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президентының авиакомплекс буенча яңа ярдәмчесе барлыкка килде. "Татар-информ"га билгеле булганча, әлеге вазифаны бүгенгә кадәр ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры булган Равил Зарипов биләде.

Рөстәм Миңнеханов шул хактагы карарны имзалаган.

Бу авиатармакта кайбер проектларны тормышка ашыруның әһәмияте белән бәйле. 

Искәртеп узабыз: Равил Зарипов 2009 елның мартыннан сәнәгать һәм сәүдә министры булып эшләде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot