news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты исеменнән машина ачкычы Баулының Мортаза авылы ФАП мөдиренә бирелде

Бүген "Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Баулы районы Мортаза авылында ФАП белән 32 ел җитәкчелек иткән Рәзинә Мөгыйновага Татарстан Президентыннан махсус бүләк - җиңел машина ачкычлары тапшырылды.

"Ярдәмчел, аралашучан. Аның участогында бәбиләгән аналар һәм яңа туган балалар үлеме бер тапкыр да теркәлмәгән. Авылдашларының ышанычын яулаган. Вакцинация һәм диспансеризацияне 100 процентка җиткергән. Яраткан эш белән шөгыльләнгәндә, күңел җырлый, ди ул. Көн-төн дими – ул һәрвакыт ярдәмгә ашыга", - дип сөйләделәр Рәзинә ханым турында.

Рәзинә Мөгыйнова "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100