news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президентына «Түбәтәй» ресторанын тәкъдим итәчәкләр

Татар фастфуды челтәре 2015 елның июнендә барлыкка килде.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Түбәтәй» ресторанын тәкъдим итәчәкләр. Республика лидерын Кремль урамындагы 21нче йортта көтәләр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татар фастфуды челтәре 2015 елның июнендә барлыкка килде. Үзәк тимер юл фокзалы янындагы мәйданда тышкы күренеше белән түбәтәйне хәтерләткән ларек ачылды. Бүген Татарстан һәм илнең кайбер төбәкләрендә аларның саны дистәдән артып китә. Шулай ук берничә кафе да ачылды. Хәзер инде чират ресторанга җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot