news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентына кандидат Альмир Михеев теледебатларда катнашты

Татарстанда партия газетасының яңа чыгарылышы 800 мең данә гомуми тираж белән чыкты.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидат Альмир Михеев агитация кампаниясе кысаларында теледебатларда катнашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Гадел Россия» партиясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Агитация кампаниясенең иң актив фазасында торабыз. Альмир Михеев теледебатларда катнаша, телевидениедә һәм радиода безнең агитация роликлары, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында программа мәкаләләре һәм күзәтүләр чыга. Урамнарда эш дәвам итә — агитаторлар листовкалар һәм газеталар тарата. Сүз уңаеннан, бу атнада Татарстанда партия газетасының яңа чыгарылышы чыкты, гомуми тиражы 800 мең данә», диелә хәбәрдә.

Искәртәбез, Альмир Михеевтан тыш, Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР) дәгъва кыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100