news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президентына «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде

Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин тапшырды.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә оештырылган Нефть саммиты вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент мактаулы исемгә РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә лаек булды.

Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин тапшырды.

  • 2018 елның беренче яртыеллыгында республика территориясендә нефтьчеләрнең 17,6 миллион тонна «кара алтын» чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot