news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты ифтар җыелмаларының ничек әзерләнүен тикшерде

Республика ифтары дистанцион рәвештә уздырылганга күрә катнашучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арттырылган. Быел VIII Республика ифтары 30 мең кешегә исәпләнгән.

Татарстан Президенты ифтар җыелмаларының ничек әзерләнүен тикшерде
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Ак Барс Арена» стадионында VIII Республика ифтарында катнашучылар өчен ланч-боксларның ничек әзерлзнүен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов азык-төлек җыелмасы составын һәм сыйфатын тикшерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада ифтар мәҗлесенә җыелу традициясе барлыкка килде. Быел тормыш үз төзәтмәләрен кертте. Ләкин бу хәл безнең рухны сындыра алмады, без лаеклы альтернатива сайлап алдык һәм ифтар җыелмаларын өйгә илтеп бирүне оештырдык. Изге айда якыннарга карата игътибарлы булу аеруча мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында Республика ифтарын дистанцион рәвештә уздыру турында Карар кабул ителде. Рамазан ае дәвамында оештыручылар ифтар җыелмаларын өйгә илтеп бирә. Шуның аркасында катнашучылар санын узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арттыра алдык. VIII Республика ифтары 30 мең кешегә исәпләнгән», — диде оештыручылар.

Волонтерлар көн саен футбол стадионында һәм «Туган авылым» ресторанында 1000 ланч-бокс формалаштыра. Аннан соң алар ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, шулай ук ТР районнары мәчетләре имамнарына һәм мөхтәсибләренә мохтаҗларга бүленү өчен тапшыралар. Бүгенге көндә барлыгы 20 меңнән артык җыелма бүленгән.

Аз керемле, күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү өчен «Ярдәм» мәчетенең хәйрия фонды һәркөнне 2 меңнән артык ланч-бокс һәм кайнар ризык белән тәэмин итүне оештырды. Хәзерге вакытта 38 меңнән артык җыелма бүленгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100