Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президентын Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек перспективалары кызыксындырды
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов мэрга Шэньчжэнь шәһәренә чакыру һәм Татарстан Республикасы делегациясенең сәфәр программасын уңышлы оештырганга рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты республиканың социаль-икътисадый хәле һәм Кытай компанияләре катнашында гамәлгә ашырыла торган уртак инвестицион проектлар турында сөйләде. Татарстан Президенты әңгәмәдәштән Кытайның технологик һәм инвестицион өлкә компанияләрен уртак проектларны гамәлгә ашырырга җәлеп итү максаты белән хезмәттәшлек перспективалары белән кызыксынды.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәндене Татарстанга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз