Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә булды
181нче мәктәптә узган “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Рөстәм Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 181нче мәктәбендә булды. Мәртәбәле кунак “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашучылар белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәсендә, аннан фестиваль мәйданнарында булды. “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.

Ул декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен һәм “Минем Россия” фотокүргәзмәсен карады. Моннан тыш, Татарстан Президенты “Без бергә” республика фестивале кунагы булды.
“Без мираска йорт, акча калдыра алабыз. Әмма иң мөһиме – белем. Шуңа күрә балаларга сыйфатлы белем бирергә кирәк. Республикада аның өчен күп нәрсә эшләнә. Мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытыла, яңа технлолгияләр кулланыла. Билгеле, бу эштә ата-аналар катнашуы да мөһим”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз