news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты зур аварияләрнең сәбәбен ачыклау бурычын куйды

ТР Министрлар Кабинетында узган семинар-киңәшмәдә катнашучылар республика предприятиеләрендә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы торышы турында фикер алыштылар.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Соңгы ун елда Татарстанда зыян күрүчеләр белән аварияләр саны артты, шуңа бәйле рәвештә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов производствода аварияләрнең сәбәпләрен ачыкларга һәм киләчәктә аларны булдырмау өчен чаралар тәкъдим итәргә кушты. Бу хакта республика предприятиеләре белән узган семинар-киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Премьер искәрткәнчә, бүгенге көндә республикада күп санлы предприятиеләр урнашкан, аларда 330 меңнән артык татарстанлы эшли.

Песошин билгеләп үткәнчә, һәлакәтләрнең төп сәбәпләре — куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә һәм төп һәм ярдәмче җиһазларның торышына җавапсыз мөнәсәбәт, инженер-техник хезмәткәрләрне һәм эшче персоналны һөнәри әзерләү буенча күрелә торган чараларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы.

«Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольлек итүче органнар алдына соңгы 10 елда зур аварияләрнең сәбәпләрен ачыклау һәм киләчәктә мондый очракларны булдырмау өчен чаралар тәкъдим итү бурычын куйды», — диде Алексей Песошин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100