news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Үзмәшгульлек статусы - бизнес үсеше өчен яхшы башлангыч

Республикада 30 меңнән артык кеше үзмәшгуль гражданнар статусын алган.

Татарстан Президенты: Үзмәшгульлек статусы - бизнес үсеше өчен яхшы башлангыч
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында яңа салым режимының өстенлекләрен атады.

«Күпләр өчен үзмәшгуль статусы — яхшы башлангыч, шулай ук хокук кырына чыгу, легаль керем алу һәм яхшы кредит тарихы формалаштыру мөмкинлеге», — диде ТР Президенты.

Хәзер республикада 30 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән, дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов уңышлы теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен алып барган татарстанлыларны мисал итеп китерде, шулай ук аларга бизнеслары яхшы баруын теләде. Болар - Алексей Белов — республикада биржа мәйданчыгында килешү төзегән беренче үзмәшгуль, үз эшләнмәләрен чит илгә сатучы Резедә Әһлиуллова, үзе җитештергән сырны сата торган 14 яшьлек Данияр Гомәров.

«Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат компаниясен дәвам итәргә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте депутатларга Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100