news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты үзмәшгуль кешеләргә банк кредиты алу механизмын булдыруны йөкләде

Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль кешеләрдән салым җыю системасын гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләрнең берсе булачак.

Татарстан Президенты үзмәшгуль кешеләргә банк кредиты алу механизмын булдыруны йөкләде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләр һәм банк җәмгыяте вәкилләре бергә очрашуын оештырырга кушты. Очрашуда үз эшеңне ачу өчен кирәк булганда банктан кредит алу мөмкинлеге механизмы турында фикер алышачаклар. Бу хакта бүген Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Татарстан Президенты республика банкы вәкилләре белән үзмәшгуль кешеләргә очрашу оештыру, үз эшеңне җәелдерү өчен кредит алуга ихтыяҗ булганда, үзмәшгуль кешеләр белән хезмәттәшлек булдыру бурычын куйды”, - дип аңлатты Галимова.

“Банкларның әлеге категория гражданнарга уңай карашта булуы, алар белән сөйләшүләр алып баруы кирәк”, - дип өстәде Казан Кремле рәсми вәкиле.

  • Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль кешеләрдән салым җыю системасын гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләрнең берсе булачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100