news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Зилә Сөнгатуллинага Дуслык ордены тапшырды

Казанда “Татар җыры” X халыкара эстрада юбилей фестивале ачылды

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бу минутларда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Татар җыры” X халыкара эстрада юбилей фестивале бара. Фестивальнең дәрәҗәле кунагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. Республика Илбашы сәхнәгә чыккач кичә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллинаның юбилее узды, дип искә төшереп үтте.
“Аның җырларын бик яратып тыңлыйбыз. Зилә Сөнгатуллина Россия Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә дәүләт бүләгенә лаек булды”, - диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм тамашачыларның көчле алкышлары астында җырчыга Дуслык орденын тапшырды.
“Күңелем бик тулды, барыгызга да зур рәхмәт”, - диде Зилә Сөнгатуллина. Ул рәхмәт йөзеннән Габдулла Тукай шигыренә язылган җыр башкарды.
“Барс-Медиа” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Камил Гәрәев татар эстрадасын үстерүгә өлеш керткәне өчен ТРның дәрәҗәле бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. “Барс-Медиа” компанияләр төркеме җитәкчесе, “Татар җыры-2009” фестивален оештыру комитеты рәисе Марат Гәрәев һәм директорлар советы әгъзасы Наил Баһаветдинов Татарстан Президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Татар җыры” фестивале һәрвакыт үткәрелер дип ышанам. Эшегез өчен рәхмәт сезгә. Хәзерге вакытта яшь талантларга ярдәм итеп, бар шартларны тудырып эшлисез", - дип билгеләп үтте Президент М.Шәймиев.
“Татар җырлары эстрада фестиваленә 10 ел тулу белән барыгызны да котлыйм. Минтимер Шәймиевка татар эстрадасына ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт. Без мондый юбилейларны киләчәктә дә үткәрербез дип уйлыйм. Без булдырабыз!”, - диде “Барс-Медиа” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.
Бүген фестивальдә барысы да 10 саны белән бәйле иде. Сәхнәдә татар эстрадасының 10 яшь башкаручысы һәм 10 танылган җырчысы чыгыш ясады. Яшь, әмма танылган йолдызлар – Алинә Шәрибҗанова, Раяз Фасыйхов, “Зөләйлә” триосы, Асылъяр, Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Алсу Әбелханова, Ильвина, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев.
Оештыручылар фикеренчә, күп еллык хезмәтләре һәм профессиональлекләре белән халык күңелен яулаган мегайолдызлар – Зөлфәт Хәким, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Салават Фатхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов. Барлык лауреатларга да фестивальнең рәсми бүләге – “Алтан барс” сыны тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100