news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты журналистларга милли алкалардан йөрергә киңәш итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристлар өчен кирәкле продукцияне активрак эшләргә кирәк дип әйтте.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты журналистларга милли алкалар киеп йөрергә киңәш итте. Казан халык һөнәрчелеге техникумына визиты вакытында Президент ювелир остаханәсендә булып, биредә ясалган милли бизәнү әйберләренә соклануын белдерде һәм рәсми чараны яктыртырга килгән журналистларга карап: “Менә нинди алкалардан йөрергә кирәк! Матур да, арзанрак та”, - диде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халык һөнәрчелеге техникумында булып, биредәге остаханәләрне карады, остазлар һәм студентлар белән аралашты. Сүз техникум базасында Ресурс үзәге төзү һәм республиканың туристлык индустриясендә активрак катнашу турында барды.

Казан халык һөнәрчелеге техникумында милли киемнәр тегәргә, чигергә, агачтан уеп ясарга, балчык эшләнмәләр әзерләргә, читек-чүәкләр тегәргә, ювелирлык һөнәренә өйрәтәләр. Техникум әлеге товарлары белән Россия регионнарында һәм чит илләрдә булган сабантуйларга чыга, төрле илләрдә булган Татарстан мәдәнияте көннәрендә актив катнаша, ярминкәләр оештырыла. Алга таба бу юнәлешне тагын да активлаштыру бурычы тора. “Безнең алда сувенир продукциясе ясау бурычы куелды. Президент эшмәкәрлек белән активрак шөгыльләнү кирәклеген әйтте”, - ди техникум директоры Раушания Сәүбәнова.

Хәзер туристларга еш кына Кытайда ясалган сувенирлар тәкъдим ителә. Арзанлы милли түбәтәйләр дә - кытай товары. “Кытайлар түбәтәй тегәргә бездән өйрәнделәр, - ди Раушания Сәүбәнова туристларга Кытайда җитештерелгән арзанлы түбәтәйләр тәкъдим ителүен күздә тотып. - Ике кытай кызы бездә укыды. Технологияне бездән өйрәнеп, хәзер алар аны механикалаштыра алдылар. Бу товарның бәясен бераз арзанайта”. Әмма җехникум җитәкчелеге бу вазгыятьне үзгәртеп буласына ышана. “Безнең сыйфатлы товарыбызга ихтыяҗ бар. Традицияләр буенча эшләнгән сыйфатлы товар алырга безгә киләләр”, - ди Раушания Сәүбәнова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100