Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты “Зенит-Казан” волейбол клубын Россия Кубогында җиңү белән котлады
Унбишенче юбилей сезонын “Зенит-Казан” волейбол клубы тантаналы рәвештә тәмамлады һәм 15 трофей яулады, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубын 2014 елгы Россия Кубогында җиңү белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
«Волейбол яратучы бөтен татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән 2014 елгы Россия Кубогында команданың җиңүе уңаеннан ихлас күңелдән котлау сүзләрен кабул итегез. Унбишенче юбилей сезонын “Зенит-Казан” волейбол клубы тантаналы рәвештә тәмамлады һәм 15 трофей яулады, - диелә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х.Мөхәммәтшинга, “Зенит-Казан” волейбол клубы президенты Р.А.Кантюковка, “Зенит-Казан” волейбол клубының баш тренеры В.Р.Алекнога һәм волейбол клубының бөтен коллективына юлланган телеграммада. – Барыгызга да җиңүегез өчен, Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иксез-чиксез куәт, уңышлар һәм яңа зур казанышлар, Яңа 2015 елда теләкләрегез чынга ашуын телим”, - диелгән республика башлыгы котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз