news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты законнарга кул куйды

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Гражданнарның тынычлыгын һәм төнлә тынлыкны саклау”, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар хакындагы кодексның 3.8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” һәм “ТРда муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә ТР аерым дәүләт вәкаләтләре бирү хакында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы законнарга кул куйды.
Беренче Закон нигезендә төнге вакыт төшенчәсе, төнлә гражданнарның тынычлыгы һәм тынлык тәэмин ителә торган объектлар, шулай ук аларны бозучы гамәлләр билгеләнә.
Икенче Закон тарафыннан төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозган өчен җаваплылык билгеләнә.
Өченче Закон нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан белем бирү өлкәсендә аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирле бюджетларга бирелүче субвенцияләрнең гомуми күләменә исәп–хисап ясау тәртибе үзгәрә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot