Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Зөя утрау-шәһәрлегендә эш сәфәре белән булды
Ул реставрацияләү эшләре һәм музей комплексы белән танышты
(Зөя, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендә булды. Хезмәти сәфәрдә аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин юлдаш булды.
Зөяне карап йөрү башында Президент утрау-шәһәрлек биләмәләренә керү турысындагы вертолет мәйданчыгына күз салды, ә ул автомобильләр кую урыны белән бергә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны мәйданчыкны киңәйтү һәм автостоянканы зурайту планы белән таныштырдылар. Бу ихтыяҗга исә Зөягә килүче, шул исәптән үз транспорты белән сәфәр чыгучы, туристлар артуы сәбәпче.
Аннары ТР Президенты Успение соборын – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү эшләрен белеште. Әлеге собор авторы - архитектур корылмалар төзүдә күренекле оста (зодчий) Постник Яковлев, аның шулай ук Мәскәүдәге дөньякүләм билгеле Василий Блаженный храмы төзелеше авторы булуы билгеле. Успение соборының иң күренекле урыны – XVI гасырдагы уникаль фрескалар. Диварларга төшерелгән әлеге сурәтләрнең гомуми мәйданы - 1 мең кв.м-дан артык. Собор фрескаларының рәсем төшерү рәвеше буенча да, төсләр ягыннан да, төшерелгән сәнгати образлар буенча да тулысынча төрдәшләре юк. 2010-2012 елларда объектта төзекләндерү, реставрацияләү, консервацияләү һәм торгызу буенча комплекслы эшләр башкарылган, төзекләндерү-төзелеш эшләре инвесторы – “Казан вертолет заводы” ААҖ. Хәзерге вакытта соборда диварлардагы сурәтләрне кайтару-яңарту эшләре алып барыла.
Шуннан Татарстан Президенты “Зөя утрау-шәһәрлеге”/“Остров-град Свияжск” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музее объектларында булды. Музейның төп бинасында Рөстәм Миңнехановны Зөянең, ул урнашкан Түгәрәк тау (Круглая гора) барлыкка килгәннән алып XIX гасыр ахырына кадәрге, тарихына багышланган төп экспозиция белән таныштырдылар. Музей комплексына XIX һәм XX гасырларда салынган казначылык, килү урыннары, төрмә, хастаханә, мунча кебек казна биналары керә. 2010-2011 елларда комплекс биналарында “ТАИФ” ААҖ хисабына төзекләндерү, реставрацияләү, бизәү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре сузылган, тирә-як мәйданнары матурайтылган, музей экспозициясе дә шушы инвестор акчасына җиһазландырылган.
Хәзерге вакытта музей экспозицияләренең яңаларын булдыру эшләре бара. Аерым алганда, Медведев-Бровкин йортында Гражданнар сугышы музее, янгын сүндерүчеләр обозы һәм һөнәрчелек училищесы биналарында Рәсем сәнгате галереясы һәм Мәгълүмати-туристик үзәк, Өяз көнкүреше музее, Идел пиратлары музее, Зөя земствосы идарәсе (управа) бинасында Борынгы карталар музее эшләү планлаштырыла. Зөядә шулай ук рәссам Архиреев музее, “А.С.Пушкин әкиятләре” балалар үзәге, Иоанн-Предтечие монастыре биләмәләрендә Православие һәм дин музее булдырылачак. Болардан тыш, Зөядә Россиядә бердәнбер буларак Агач археологиясе музее оештыру ниятләнә, андый музей исә Беларусьта һәм Швециядә генә бар.
Искәртеп үтик: утрауда эшләр алып барган вакытта сирәк очрый торган урта гасырдагы агач торак комплексына - XVI-XVIII гасырлардагы яхшы сакланган биналар һәм урамнар калдыкларына тап булган иделәр. Археологик табылдыклар, ә алар - 6 меңләп әйбер, хәзерге вакытта консервация процессында. Шушы казу эшләре вакытында шулай ук металлдан эшләнгән 2 меңләп әйбер табылган. Агач археологиясе музеен алга таба КФУның фәнни-тикшеренү базасы буларак файдалану күздә тотыла.
Утрау-шәһәрлектә Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән Земство хастаханәсе биналарында булды. Биналар комплексы 1875 елда казна медучилищелары өчен бертөрле типтагы проект буенча төзелгән. Узган гасырның 50 нче елларында хастаханә корпуслары торак йортлар итеп үзгәртелгән булган. Комплексның сакланып калган 7 объектының 6 сында хәзер реставрация эшләре алып барыла. Хәзергә кадәр торак йорт итеп файдаланылган бер объект исә үзенең тарихи кыйммәтен югалткан, чөнки анда үз вакытында җитди үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Быел реставрацияләү эшләре 3 объектта төгәлләнәчәк: төп корпуста, персонал йортында һәм хуҗалык амбарында. Эшләр тәмам булган корпусларда исә, аерым алганда, музей экспозицияләре, реставрацияләү лабораторияләре һәм остаханәләр урнашачак.
Татарстан Президентының Зөягә эш сәфәре реставрацияләнгән су башнясында урнашкан күргәзмә залында төгәлләнде. Биредә Рөстәм Миңнеханов Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган күргәзмәне карады һәм утрау-шәһәрлекнең мәдәни ландшавты турындагы экспозиция белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз