news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Зөя утрау-шәһәрчегендә Россиядә беренче Агач археология музеен ачачак

Музей ЮНЕСКО Халыкара форумы кысаларында ачылачак.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ЮНЕСКО Халыкара форумы кысаларында Зөя утрау-шәһәрчегендә Россиядә беренче Агач археологиясе музее ачыла. Музей ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте планында хәбәр ителә.

Музей уникальлегенең бер өлешен Зөя утрау-шәһәрчеген 1565 — 1568 еллардагы язма китап буенча төзекләндерүне тасвирлаучы 21 метр озынлыктагы анимацияләнгән панно күрсәтәчәк.

4-7 сентябрьдә Татарстан башкаласында үткәреләчәк "Цивилизацияләр симпозиумы"на мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүче 200 эксперт киләчәк, шуларның 64е - чит илләрдән. ЮНЕСКО Халыкара форумы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев химаясендә уза.

  • Татарстанның өч бъекты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә. Алар - Болгар тарих-археология комплексы, Успения соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге монастырь, Казан Кремле.

news_right_1
news_right_2
news_bot