news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Зәй балаларына махсус стипендия тапшырды

Махсус бүләккә аерым башкаручы Александра Шишмагаева, “Азаль” һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре солистлары ия булды.

Татарстан Президенты Зәй балаларына махсус стипендия тапшырды
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 3 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Халыкара балаларны яклау көнендә традиция буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "Созвездие-Йолдызлык-2019" республика эстрада сәнгате яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләгән. Алар арасында Зәй районы укучылары да бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Президент аерым башкаручы Александра Шишмагаева, “Азаль” һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре солистларына махсус бүләк тапшырды. Әлеге иҗат төркемнәре һәм Александра Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100