Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты ЮНЕСКО башлыгы белән Шәймиевнең яңа проекты хакында фикер алышачак
ЮНЕСКО генераль директорына өч телдә гомуми белем бирү комплекслары проектын тәкъдим итәчәкләр.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән Шәймиевнең яңа проекты хакында сөйләшәчәк һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген республика Президентының эш көне «Казан» милли-мәдәни үзәге һәм «Рус музее» мәдәни-күргәзмә үзәге музей коллекцияләрен урнаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдән башлана. Чара «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү белән бәйле. Анда Милли китапханә ачу күздә тотыла. Киңәшмәдән соң Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО башлыгы белән очрашыр дип көтелә.
«Татарстан Президентының ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашуы планлаштырыла», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәрткәнчә, очрашу барышында Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен ачу хакында фикер алышачаклар.
Проектның инициаторы — Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды. «Одри Азуле белән очрашу вакытында «Яңарыш» фондының яңа проекты тәкъдим ителәчәк. Ул полилингваль гомуми белем бирү комплекслары төзү белән бәйле. Анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак», - диде Лилия Галимова.
Көн дәвамында Рөстәм Миңнеханов «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасында да катнашырга ниятли. Конкурс республиканың социаль-икътисади үсешенә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм гаилә институтын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз