news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А. А. Высоковский исемендәге Югары урбанистика мәктәбендә белем алучы Татарстан студентларының Казанга багышланган тикшеренүләрен уңай бәяләгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумында Татарстан Президентына “Казан үсешенең бүленешле моделе” тикшеренү проектын тәкъдим иттеләр.

Тикшеренүдә, алардан һәркемнең файдалана алу мөмкинлеген һәм алга таба камилләштерүне бәяләү өчен, Казан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре бүленеше һәм сыйфаты өйрәнелә. Проектта шулай ук социаль учреждениеләрнең (поликлиникалар, спорт объектлары) дизайны һәм җиһазлануы анализлана. Алар Мәскәүдәге һәм Барселонадагы шундый ук объектлар белән чагыштырыла.

Миңнеханов студентлар проектларын 2019 ел программасына кергән капиталь төзекләндерү социаль объектларының кайберләрендә кулланырга тәкъдим итте.

“Бюджетны ачыкларга һәм 2019 ел программасы кысаларында пилот объектлар булдырырга кирәк, - диде Татарстан Президенты. – Әлеге алымны кулланырга һәм эксперименталь объектларда – поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә эшләп карарга кирәк”.

Проектны беренче чиратта Казанда һәм республиканың эре шәһәрләре – Чаллы һәм Әлмәттә сынап карарга кирәк, диде Миңнеханов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100