news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Яшьләр көнендә «Урам» экстрим-паркы мәйданчыгын караячак

Чарада «Яшьләр вакыты» форумында катнашучылар белән телекүпер оештырыла.

Татарстан Президенты Яшьләр көнендә «Урам» экстрим-паркы мәйданчыгын караячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 июньдә, Яшьләр көнендә, төзелеп килүче «Урам» экстрим-паркы мәйданчыкларында булачак. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Иртәгә Яшьләр көне, һәм бу чара кысаларында Президент экстрим-паркка барырга планлаштыра, анда мәйданчыкларның тестлары узачак», — диде Галимова.

Әлегә парк ачылырга җыенмый, чөнки анда эшләрнең бер өлеше дәвам итә, әмма экстремаль спорт өчен кайбер фигураларның әзерлеге аларны сынап карарга мөмкинлек бирә.

«Урам» экстрим-паркы Казансу елгасы ярында «Миллениум» күпере янында күп функцияле җәмәгать мәйданчыгы булачак. Төзелеш мәйданы ике гектарга якын.

«Республика Президенты төзелеш мәйданчыгында берничә тапкыр булды. Аның өчен әлеге объектның ничек тормышка ашырылуын контрольдә тоту мөһим, ул экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүче яшьләр өчен аерым җәмәгать пространствосы оештыру инициативасын хуплаган иде», — дип өстәде ул.

Яңа паркта экстремаль спортчылар өчен зоналар урнаштырылачак, янәшә генә ял итү зоналары булган шәһәр паркы булдырылачак һәм чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар оештырыла. Анда урнаштырылачак барлык экстрим-парк һәм фигуралар скейтбордингтан алып кик-скутка кадәр дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышлар үткәрүгә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100