news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты яшь галимә Алсу Хөрмәтуллинага Державин премиясен тапшырды

Алсу Хөрмәтуллина үзенең киләчәген укыту эшчәнлеге белән бәйләргә хыяллана.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). "Державин укулары" XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты ассистенты Алсу Хөрмәтуллинага Державин премиясе тапшырудан башланып китте. Премияне яшь галимгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Алсу Хөрмәтуллина үзенең киләчәген югары уку йортында укыту эшчәнлеге белән бәйләргә хыяллана. Ул үзенең монографиясен теория һәм практиканы бәйләп алып баруын ассызыклады. “Минем монографиямдә безнең хезмәткә булган конституцион хокукыбызны гамәлгә ашыруга караган федераль һәм региональ законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелгән”, - дип аңлатты “Татар-информ” хәбәрчесенә Алсу Хөрмәтуллина.

Державин премиясе максатчан куллануны күздә тотып тапшырылмый. Әмма Алсу премия акчаларын күңелендә йөрткән социаль проектны тормышка ашыру өчен тотарга уйлый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot