news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Яшел Үзән районында амбулатория ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Яшел Үзән районының Түбән Карама поселогында табиблык амбулаториясен ачты.

«Авыл объекты, ул Яшел Үзән районында урнашкан. Амбулатория кыска вакыт эчендә төзелде, аның бәясе 44 миллион сум, һәм ул көненә йөзләп пациентны кабул итә ала. Бу амбулатория кирәк иде, ул 9 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Медицина объекты беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән. Республика җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голиковага һәм Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, Татьяна Голикова һәм Михаил Мурашко ачылышны видеоэлемтә аша күзәтте.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Түбән Карама табиблык амбулаториясе 18 торак пунктта яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

Яшел Үзән районында  табиблык амбулаториясен ачу тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең баш табибы Эльмир Гатин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot