news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Япониягә эш сәфәре белән бара

Рөстәм Миңнеханов Осака һәм Киото шәһәрләрендә булырга планлаштыра.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида XV Халыкара инвестицион форумда эш программасын тәмамлый һәм Япониягә эш сәфәре кыла. Ул анда ике көн булачак дип хәбәр ителә Татарстан Хөкүмәте сайтында.

Япониягә сәфәренең максаты - "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" XIII Халыкара форумы ачылышында катнашу.

STS forum NPO-2016 - фән белән бизнес арасында диалогны җайга салу өчен әйдәп баручы дөнья мәйданчыкларының берсе дип хәбәр итә форумны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot