news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты янә РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия составына кертелде

Бу карарны август ахырында РФ Хөкүмәте Рәисе имзалаган

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең 2009 елның 28 августында имзаланган карары нигезендә РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең яңа составы расланды.
Комиссия составына федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәк башлыклары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кертелгән. Бу хакта Россия ЮНЕСКО программасы комитеты сайтында хәбәр ителә.
Искә төшереп үтәбез, Татарстанда ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия эшли, ул Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, предприятие һәм оешмаларының ЮНЕСКО компетенциясендә булган өлкәләрдә килешенгән эшләрен координацияләүче орган булып тора. Комиссияне ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100