news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәчәк

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, электрон сәүдә үсеше Covid-19 пандемиясеннән башка булмас иде.

Татарстан Президенты: Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәчәк

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Алдагы биш ел елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайн режимга күчәчәк, электрон сәүдәнең мондый үсеше коронавирус пандемиясеннән башка булмас иде. Бу хакта ул бүген 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте. 

«Коронавирус булмаса, электрон сәүдәнең мондый үсеше да булмас иде. Кешеләр өчен ул система авыр һәм аңлаешсыз булып тоела. Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәр дип уйлыйм. Продукциянең үзенчәлеген исәпкә алып, эшмәкәрләрне анда эләгү өчен бераз өйрәтергә кирәк. Безнең кече һәм урта бизнеска бу өлкәдә ярдәм итәргә кирәк», — дип ассызыклады Республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, электрон мәйданнар барлыкка килгәч, һәр кеше үз товары белән ил эчендә һәм читтә эшли ала.

2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстан компанияләренең Ozon, Wildberries, AliExpress һәм «Яндекс» кебек эре интернет-мәйданарда сәүдәдән кергән табышы 3,5 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда берничә тапкыр күбрәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100