news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Якын арада Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне ачабыз

Рөстәм Миңнеханов якын арада объект тәртипкә китереләчәк, дип ышандырды.

Татарстан Президенты: Якын арада Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне ачабыз
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Якын арада Казанда А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк ачылачак. Бу хакта бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концертында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

“Якын арада без бергә Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне ачабыз. Бүген бу тема буенча фикер алыштык. Бу эш бераз сузылды, әмма якын арада тәртипкә китереләчәк”, - диде республика лидеры.

Казанда Пушкин исемендәге мәдәни үзәк ачылачагы турында узган елның декабрендә төбәкнең элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфенсияара мөнәсәбәтләр советы утырышында белдергән иде.

“Быел Татарстан Президенты тарафыннан Татарстанда Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм керәшеннәр мәдәнияты үзәге булдыру турында карар кабул ителгән. Хәзер бу учреждениеләр өчен бирелгән бинада ремонт эшләре бара”, - дип әйткән иде республиканың элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100